Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тукай районында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. “Черемушка” бакчачылык коммерциясез ширкәте территориясендә иске кәгазь, агач калдыклары, полиэтилен пленка рәвешендә җиргә җитештерү һәм куллану куллану калдыкларын ташлап калдыруга юл куелган икән. Чүпләнгән мәйданның 33 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бер ай вакыт эчендә юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте