ТР Экология министрлыгы татарстанлыларны «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында көзнең Бөтенроссия өмәсенә чакыра

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

20 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында масштаблы җыештыру узачак.

Көзнең беренче аенда экоакцияләр илнең 89 төбәгендә узачак. Татарстан Республикасы территорияне чистартуга киләсе ял көннәрендә үк кушылачак.

Экологик инициативалар һәрвакыт ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана. Рөстәм Нургалиевич ассызыклаганча, без бергәләп әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтебезне үзгәртергә тиеш: «Яшәү рәвешебезгә, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтебез үзгәрә. Табигатебезне сакларга кирәклеген аңлыйбыз».

Өмә «Чисталык марафоны» квест-уен форматында узачак. Катнашучылар вакытлыча чүп-чарны фракцияләргә бүлеп, күбрәк җыю өчен командаларга бүленәчәк. Калдыклар тутырылган һәр капчык өчен баллар исәпләнәчәк, очколар никадәр күбрәк булса – җиңү шулкадәр якынрак.

4 кешегә кадәр команданы 18 сентябрьнең 12.00 сәгатенә кадәр әлеге сылтама буенча теркәргә кирәк: https://clck.ru/3NzeSF.

Өмәдән тыш, катнашучыларны чын экологик бәйрәм көтә. Һәркем конкурсларда үзен сынап карый, интерактив мәйданчыкларда була, концерт программасына бәя бирә һәм, әлбәттә, кайнар кыр кухнясында тамак ялгап ала алачак.

Алдан теркәлү узган барлык активистларны 8:30да өмә урынына илтү өчен автобуслар көтәчәк. Автобуслар ике урыннан китәчәк: Г. Тукай ур., 64 һәм Красносельская ур., 51 (КДЭУ парковкасы).

Өмә өчен кирәкле барлык инвентарь урында биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан дүртенче ел ярларны чистарту буенча төбәкләр арасында лидерлык позициясен саклап тота. «Россия суы» акциясе кысаларында 2024 елда республика Бөтенроссия масштабында берьюлы өч рекорд куйды:

- чистартылган ярларның гомуми озынлыгы буенча рекорд - 10 413 километр.

- җыелган чүп күләме буенча рекорд - 16 584 кубометр.

- иң күп җыю эшләре - 9 334 чара.

Өмәне Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International