Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында 4677 автомобиль тикшерелде

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Татарстанның 23 районында тикшерүне ТР Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм ИФО буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә үткәрә.

1 июньнән 4677 автотранспорт чарасы тикшерелде. Бу 4233 җиңел автомобиль, 234 йөк машинасы һәм 210 автобус.

Барлыгы 85 автотранспорт чарасында (75 җиңел, 7 йөк машинасы һәм 3 автобус) артыклык очраклары ачыкланды, бу тикшерелгән автомобильләрнең гомуми саныннан 1,8% өлешен тәшкил итә.

Министрлык хезмәткәрләре атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында автотранспорт чаралары хуҗалары белән аңлату эшләрен алып баралар һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзиләр.

Исегезгә төшерәбез, оператив-профилактик чараның төп максаты — автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын булдырмау. «Чиста һава» операциясе сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International