Теләче районында гомуми мәйданы 1380 кв.м булган ике карьер ачыкланды

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Теләче районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Олы Мәтәскә авылында экологлар ике законсыз карьер таптылар. Аларның берсенең мәйданы – 1075 кв.м, икенчесенең мәйданы 305 кв.м тәшкил итә. Тикшерү вакытында җир кишәрлекләрендә махсус техника эшли иде.

Законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгарылган җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә кергәнлектән, материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылды. РФ Җир кодексының 78 ст. нигезендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр бары тик авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле максатларда гына файдаланылырга мөмкин.

Шулай ук эш буенча материаллар Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International