Минзәлә районында рөхсәтсез чүплек бетерелде

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Минзәлә районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды. Хуҗәмәт авылында биналарны, катыргы һәм полиэтилен төргәкләрен җимерү һәм сүтүдән калган агач, шулай ук полимер торбалар калдыклары табылды.

Хокук бозуның гомуми мәйданы – 74 кв.м.

Экология министрлыгы тарафыннан җир кишәрлегенең хокук иясенә мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү белдерелде. Бүгенгә чүплек тулысынча бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International