Кама елгасына 213 мең чөгә маймычы җибәрелде

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Тукай районының Бәтке авылында яшь чөгә балаларын йөздереп җибәрү буенча экологик акция узды. Чараның инициаторы «СИБУР» компаниясе булды, ә маймычларны чыгаруны контрольдә тотуны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе һәм Кама аръягы идарәләре, Росрыболовство һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре башкарды.

Акциядә Бәтке авылы халкы да катнашты. Балалар өчен танып белү программасы оештырылды, аның барышында су биоресурслары һәм Кама елгасы өчен чөгә маймычының әһәмияте турында сөйләделәр, шулай ук махсус аквариумнардан маймычларны мөстәкыйль чыгарырга мөмкинлек бирделәр. Акция нәтиҗәләре буенча Кама елгасына 213 мең маймыч чыгарылды. Моннан тыш, «Пластикның икенче гомере» темасына экодәрес узды, анда балаларны эшкәртелгән пластиктан продуктлар белән таныштырдылар һәм пластик шешәләрдән яңа файдалы әйберләр ясалуын күрсәттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Идел буе популяциясенә караган чөгә балыгы Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән һәм су экосистемасының мөһим звеносы булып тора. Каманы балыкландыру регионның биотөрлелеген торгызуга һәм саклауга зур өлеш кертә, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Балык чыгару урыны яхшы азык базасын һәм ерткычларның булмавын исәпкә алып сайланган, бу исә Бәтке авылы районында маймычларның уңышлы җайлашуына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International