Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районы Туймәт авылы территориясендә тиешсез урында файдалы казылма (ком) чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, “Туймәт ком карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензия шартын бозган икән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 12нче мәктәбендә экология белемнәре дәресен уздырды. Экологлар чара барышында балалар белән әйләнә-тирә мохитне саклауга: калдыклар белән дөрес эш итү, табигый ресурсларны экономияләү мәсьәләләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Апас шәһәр тибындагы бистәсендә табигатьне саклау законын бозуны теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, подряд оешмасы футбол мәйданчыгын төзегәндә пластик савыт һәм полиэтилен пленка калдыкларыннан чүплек ясап куйган икән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чирмешән районында су алганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Предприятие Шушма елгасыннан судан файдалану килешүе нигезендә су алып килгән.
Фототозак төягеч белән ком төялгән машинаны “тотып” алган. Әлмәт районы Иске Михайловка авылы территориясенә әлеге фотокамераны Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урнаштырган.
“Татмедиа”да дәүләт хакимияте органнарында коррупцион хокук бозуларны кисәтү мәсьәләсенә багышланган брифинг узды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе Баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында табигатьне саклау законы таләпләрен бозуны теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, экологиягә сакчыл карашны популярлаштыру максатыннан, Казан шәһәре 5нче лицеенда укучылар өчен экология дәресе үткәрде.
“ГАРАНТ” төзелеш компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туфракка калдыклар ташлап калдырган өчен 2 805 000 сум күләмендә штраф түлиячәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белән Kaukointernational компаниясе (Финляндия) арасында үзара аңлашу турында Меморандумга кул куелды.