Табигатьне саклаучыга әйлән! “Экотренд” дигән яңа проект башланды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашуга чакыра. Конкурста үзең генә, экоотряд составында, яки тегеләй дә, болай да катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга теләгендә булган башкалар да кушылырга мөмкин.

Проектның максаты – мәктәп укучыларында экология өлкәсендә  социаль-позитив активлыкны тормышка ашыру өчен экологик тормыш стилен булдыруга ярдәм итү.

Конкурс кысаларында төрле экологик темалар: “Тыюлыклар һәм башка махсус сакланылышлы табигать территорияләре”, “Акыллы куллану”, “Табигатьтә янгыннарны ничек булдырмый калырга”, “Чүп эшкәртү һәм аны утильләштерү турында белергә кирәкле әйберләр”, “Үсемлекләр дөньясы нинди һәм аңа ничек ярдәм итәргә”, “Яшел мобильлек” темалары буенча алты модуль планлаштырылган. Әмма проект тематик модульләр белән генә чикләнми – анда катнашучыларны “Экотренд” төркемендә һәр атна саен челленджлар һәм киңәш-табышлар, лайфхаклар һәм видеолар көтәчәк.

Проектка кушылу өчен рдш.рф сайтында теркәлергә, “Россия мәктәп укучылары” хәрәкәтенең «Вконтакте»дагы рәсми төркеменә һәм “Экотренд” төркеменә язылырга кирәк. Проектның сроклары: 2020 елның октябренә кадәр.

Оештыручыга сорау бирү яки проектны үстерү юнәлешендәге тәкъдимнәрне ирештерү өчен +7 (495) 122-21-26 (доб. 160) телефоны аша Малянина Диана Денисовна белән элемтәгә керергә кирәк. Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән: https://xn--d1axz.xn--p1ai/competition/142 аша узып танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International