Татарстан Республикасы вәкилләре “ЭВОБИОС” биотехнологик компаниясе (Ленинград өлкәсенең Приозерский районы) комплексында булып кайткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләреннән торган делегация визитының төп максаты булып терлекчелек калдыкларын утильләштерү процессы белән танышу торган.
Компания органик калдыкларны өзлексез рәвештә биотермик әчетү технологиясенең сәнәгати үрнәген эшләп урнаштыруны тормышка ашырган. Комплекс проектта каралган егәрлеккә чыгып эшли. Биотермик әчү вакыты, органик калдыкларны анаэроб таркату буенча шундый ук башка биотехнологияләр кебек үк, 2-3 ай тәшкил итә.
“ЭВОБИОС” компаниясе белгечләре Татарстан делегациясе әгъзаларын технологик циклның барлык этаплары, узеллар һәм агрегатлар, башлангыч чималны кабул итү процедурасы һәм эшкәртелә торган продуктлар белән таныштырган. Факел җайланмасында биогаз алу процессы расланган, алынган биогаз ягулыгында эшләүче генератор белән поршеньлы агрегатның ничек эшләве күрсәтелгән. Технология – өзлексез, интенсив, һәм дөньяда әле аңа охшаш технология юк. Барлык төп процесслар (эшкәртүгә чимал кабул итүдән тыш) автоматлаштырылган. Идарә һәм контрольлек пунктында төп технологик күрсәткечләр чагылдырыла. Җайланма бик җыйнак кына, таләп ителгән металл күләме, энергияне сак тоту һәм капиталь чыгымнар күрсәткечләре буенча метантенкта биотермик әчетүнең гадәти технологияләреннән күпкә өстен. Технологик схемада аерым этапларда эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясен рекуперацияләүдән актив төстә файдаланыла.
Объектта киңәшмә үткәрелгән. Аның барышында ике якның да вәкилләре әлеге технологияне куллану перспективлары буенча фикер алышкан. “ЭВОБИОС” компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасы территориясендә өч шундый комплекс төзергә (алга таба аларның санын арттыру мөмкинлеген күздә тотып) әзер булуларын белдергән. Компания шулай ук республика территориясендә мондый биогаз җайланмаларын серияләп җитештерүне тәкъдим иткән.
Хәзерге вакытта Министрлык Татарстан Республикасы хакимиятенең бүтән башкарма органнары белән берлектә тәкъдимнәрне тәфсилләп өйрәнүгә керешкән. Калдыкларның хәвефлелек классыннан чыгып, әйләнә-тирә мохиткә китереләсе зыянны булдырмый калуның максималь күрсәткечләренә ирешү өчен, кошчылык фабрикалары һәм дуңгыз фермалары кебек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең объектлары иң зур кызыксыну тудыра.