15 ноябрь – Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бүген бөтен дөнья күләмендә Икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хакимияттәгеләр, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структуралары игътибарын дөньяда чүп мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан булдырылган. Икенчел эшкәртү (калдыклар рециклингы, калдыкларны рециклинглау һәм утильләштерү)  – чүптән яки җитештерү калдыкларыннан кабат файдалану яки аларны әйләнешкә кертү ул.

Әлеге бәйрәм беренче тапкыр 1997 елда Америка Кушма Штатларында билгеләп үтелгән. Аның бурычы Америка халкында калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшыруга һәм икенчел чималдан ясалган продукцияне сатып алуга карата кызыксынуны көчәйтүдән гыйбарәт булган. 

Вакытлар узу белән бу бәйрәм әкренләп кенә АКШтан читкә дә таралган. Бу көнне күп кенә илләрдә, чүп эшкәртү һәм икенчел чимал җыюның барлык нечкәлекләре белән таныштыру өчен, семинарлар, экскурсияләр һәм башка чаралар үткәрү гадәткә кергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International