Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров рәислегендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган өйрәтү характерындагы семинар узды.
Уен рәвешендә күңелле биремнәр, фәнни экспериментлар, иҗади командаларның үзара аралашуы. Минзәлә районы Тау асты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбендә әнә шуларны үз эченә алган экологик чара үткәрелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны экологларның көндәлек эше белән таныштырган, калдыклар, чүпне аерып җыю турында күп кенә файдалы мәгълүматлар турында сөйләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә экологик лабораториясе Чаллы шәһәре “Дуслык” 59нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунак булып киткән. Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре балаларга су, һава, туфрактан ничек итеп пробалар алу турында сөйләгән һәм күрсәткән.
Бүген бөтен дөнья күләмендә Икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хакимияттәгеләр, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структуралары игътибарын дөньяда чүп мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан булдырылган.
Татарстан Республикасы вәкилләре “ЭВОБИОС” биотехнологик компаниясе (Ленинград өлкәсенең Приозерский районы) комплексында булып кайткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләреннән торган делегация визитының төп максаты булып терлекчелек калдыкларын утильләштерү процессы белән танышу торган.
Саба районы Шәмәрдән авылында нефть продуктлары белән пычранган җирләрне “Экология” илкүләм проекты кысаларында рекультивацияләү планлаштырыла. Илебездә илкүләм проектларны тормышка ашыруның 2019 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башланып китүен искә төшерик.
“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашуга чакыра. Конкурста үзең генә, экоотряд составында, яки тегеләй дә, болай да катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга теләгендә булган башкалар да кушылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Зәйнең 5нче мәктәбендә экология дәресе уздырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлмәсенә берәүдән Әлмәт районында су объектына килеп-китеп йөрү юлын ябу турында шикаять кергән.
Чаллы шәһәре читендә бетон ташучы машина шоферы экологлар “кармагы”на эләккән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергәндә табигатьне саклау законын бозу очрагын теркәгән.