Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче берәү машинасыннан пычрак су агызганда тотылган

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Чаллы шәһәре читендә бетон ташучы машина шоферы экологлар “кармагы”на эләккән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергәндә табигатьне саклау законын бозу очрагын теркәгән. Машина йөртүче автомобиль сыешлыгы “мойка”сындагы   ташландык су утырмаларын агызган чагында квадрокоптер камерасына эләккән. Физик зат җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International