Зәйдә экология темасы күтәрелгән. Мәктәп укучылары тере су турында лекция тыңлаган

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Зәйнең 5нче мәктәбендә экология дәресе уздырган. Шулай итеп, 6 сыйныфта укучылар су һәм әлеге бәһасез ресурсларны саклау ысуллары турында үзләре өчен кызыклы, мөһим бик күп мәгълүматлар белүгә ирешкән. Чарада катнашучылар су әйләнеше турында презентация караган, кроссвордлар һәм логик биремнәр чишкән.

Дәрес ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре балаларга һәркайсының экологияне саклау буенча нәни генә гамәлләре, гадәтләре белән дә планетадагы вәзгыятьне яхшырта алулары турында искә төшергән. “Экологик яшәү рәвеше өчен суперсәләтле булу кирәми. Үзеңә һәм табигатькә  зыян китермичә, уңайлы итеп яшәргә өйрәнү дә җитә”, – дигән экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International