Табигатьне сакларга һәм якларга! Әлмәт районында экология дәресе узган

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Экология – нәрсә дигән сүз, аның бүгенге җәмгыятьтәге әһәмияте нинди һәм ул һәркайсыбызның тормышында ниндирәк роль уйный – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре әнә шулар хакында сөйләгән. Әлмәт районы  Түбән Мактама 2нче мәктәбендә Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең  (ВООП) оештырылу көне кысаларында экология дәресе үткәрелгән. Дәрес вакытында балалар кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйлелеге мәсьәләләрен: һава, су, туфракны пычрату мәсьәләләрен караган, шулай ук флора һәм фаунаның биотөрлелеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынтысын өйрәнгән. Һәрбер кеше әйләнә-тирә мохит белән үзара гармониядә яшәргә, Җиребез табигатен сакларга һәм якларга тиеш, дип өйрәткән укучыларга территориаль идарә белгечләре.

Сүз уңаеннан, Бөтероссия табигатьне саклау җәмгыяте көненә 1948 елда Бөтендөнья Табигатьне Саклау Берлеге (иң зур халыкара коммерциясез табигатьне саклау оешмасы булып тора) тарафыннан нигез салынганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Берлек уникаль дөньякүләм партнерлыкка 82 дәүләтнең 111 хөкүмәт учреждениесен берләшерә. Җәмгыятьнең төп максаты – Россиядә сәламәт һәм уңай экологик вәзгыять өчен, аның экологик тотрыклы, имин үсешенә ярдәм итәрдәй шартлар тудыру өчен җәмәгатьчелек хәрәкәтен оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International