Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Росконгресс фонды “Экология өлкәсендә иң яхшы инновацион компанияләр унлыгы” бәйгесендә катнашуга чакыра, дип хәбәр итә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.
Экология – нәрсә дигән сүз, аның бүгенге җәмгыятьтәге әһәмияте нинди һәм ул һәркайсыбызның тормышында ниндирәк роль уйный – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре әнә шулар хакында сөйләгән.
2020 елның мартында Казан шәһәре “Шәһәр балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, мәктәп укучылары арасында VI Республика сәхнә иҗаты экологик фестиваль-конкурсын уздырачак.
Быел Әлмәттә чистарту корылмаларын киң колачлы яңарту эшләре дәвам иттерелгән. Әлмәт районы башкарма комитетыннан хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең чистарту корылмаларыннан 45 елдан артыграк вакыт дәвамында капиталь ремонт ясалмаган килеш файдаланылган.
Татарстан экологлары, хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче Атмосфера һавасы торышын күзәтүнең территориаль системасын үстерү максатыннан чыгып, Россия һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “ТИОН” компанияләре төркеме вәкилләре белән очрашу үткәрелде.
Изге эш-гамәлләр кылырга мөмкин генә түгел, кирәк тә! Чаллыда аз керемле гаиләләргә кием-салым һәм уенчыклар җыю буенча “Изге күңел” (“Доброе сердце”) акциясе башланып китте.
Нинди көнкүреш калдыклары була, аларның төрләрен ничек билгеләргә һәм җәмгыятькә, экологиягә файдасы булсын өчен чүпне ничек дөрес итеп аерып җыярга? Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбендә укучыларга “Чүпне аерып җыю” дигән темага экология дәресе үткәрелгән.
Бүген Түбән Кама мэриясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм шәһәр мэры Айдар Метшин Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельянов белән эшлекле очрашу уздырган. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәтеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасында “Кошлар ашханәсе”н ачу тантанасы булган. Балалар, әти-әниләре белән бергәләшеп, кошлар өчен җимлекләр әмәлләгән. Хәзер нәниләр һәр көн саен саф һава суларга чыкканда, иң элек канатлы дуслары “ашханәсе”нә ризык салырга ашыга икән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Кәләй тимер юл станциясе” бистәсендәге “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче сабыйларга бик тә мавыктыргыч экология дәресе уздыргган.