Кеше һәм табигать арасындагы бәйлелек. Әлмәттә балалар бакчасына йөрүче сабыйларга экология дәресе үткәрелде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Кәләй тимер юл станциясе” бистәсендәге “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче сабыйларга бик тә мавыктыргыч экология дәресе уздыргган. Экологлар билгеләп үткәнчә, әлеге балалар бакчасында экологик тормыш рәвеше темасына балалар белән системалы төстә эш алып барыла. Дәрес кысаларында нәниләргә икенчел чималның нинди материаллардан торуы, шулай ук маркировканың кайда яшеренгән булуы аңлатылган. Дәрес барышында сабыйларга агачлар һәм үсемлекләрнең мөһимлеге турында сөйләп үтелгән, кышлаучы кошларга ярдәм итү зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынган. “Кышкы кырыс суыкта кешеләрнең аз гына кайгыртучанлык күрсәтүе дә бик күп кошларның гомерен саклап калуга ярдәм итәргә мөмкин”, – дип үз фикерләре белән уртаклашкан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе 1 разрядлы белгече Ләйсән Шәйдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International