Тәтеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасында “Кошлар ашханәсе”н ачу тантанасы булган. Балалар, әти-әниләре белән бергәләшеп, кошлар өчен җимлекләр әмәлләгән. Хәзер нәниләр һәр көн саен саф һава суларга чыкканда, иң элек канатлы дуслары “ашханәсе”нә ризык салырга ашыга икән. Шулай итеп, балалар кышлаучы кошлар белән якыннанрак танышып, аларның әйләнә-тирә белән үзара бәйлелеген өйрәнә, гадәтләрен күзәтә, кыскасы, үзләре өчен кызыклы һәм яңа бик күп әйберләр белүгә ирешә.
Әлеге чараның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кошларга карата җаваплы, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Педагоглар, ата-аналар һәм балалар “ашханә”нең кошкайларга бер генә түгел, ә берничә кышны үткәрергә ярдәм итүенә ышана.