2020 елның мартында Казан шәһәре “Шәһәр балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, мәктәп укучылары арасында VI Республика сәхнә иҗаты экологик фестиваль-конкурсын уздырачак. Экологик фестивальнең башка төрле сәхнә бәйгеләреннән аермалыгы – ул да булса, тамашачыларны экологик яктан тәрбияләү. Конкурста 6-18 яшькә кадәрге балалар катнашырга мөмкин. Хезмәтләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителәчәк: “Драма театры”, “Музыка театры”, “Агитбригада”, “Миниатюра”, “Ансамбль”, “Вокал-соло”, “Нәфис сүз”.
Бәйгедә катнашырга ниятләүчеләр сайлап алу турын читтән торып узарга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча Оештыру комитетына почта аша гариза тапшырырга кирәк: 420061, Казан шәһәре, Космонавтлар урамы, 57нче йорт, Шәһәр балалар экология-биология үзәге. Гаризаны электрон почта (e-mail: gdebcorg@yandex.ru) аша да җибәрергә мөмкин. Заявкага бәйге чыгышының CD, DVD, флэшкага яздырылган яисә e-mail (видеофайл яисә Youtube сайтындагы видеога сылтама) аша документаль (монтажланмаган килеш) санлы видеоязмасы кушып тапшырылырга тиеш.
Бәйгедә катнашучы коллективлар видеога төшү өчен Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә (“Радуга” театры сәхнәсендә) килеп, оештыручыдан тиешле ярдәм алырга мөмкин (8-9178959221). Бәйге нигезләмәсе һәм аның турында тәфсилле мәгълүматлар белән сайтта (https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/page3805406.htm) танышырга була.