Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлмәсенә Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән табигатьне саклау законы таләпләрен бозуга шикаять алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13700 мөрәҗәгать кергән. Шуның 8579е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Һавадан, су һәм туфрактан пробалар ничегрәк алына? Казан федераль университетының Чаллы институты студентлары әнә шуларны һәм табигатьне саклау мәсьәләсенә кагылышлы тагын бик күп әйберләрне белүгә ирешкән.
“Минем Россия” II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы башланды. Анда катнашу өчен туып-үскән төбәгебез табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны юкка чыгарудагы уңышларны кәгазьдә сурәтләү кирәк. Хезмәтләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә.
Яшеллек, күзләребезне иркәләү белән беррәттән, безне әйләнә-тирә мохитнең зарарлы тәэсиреннән дә саклый әле. Агач-куаклар тузан, углекислый газ йотып, кислород бүлеп чыгара.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков министрлыкның яшь белгечләре белән түгәрәк өстәл янында очрашу уздырды.
Кама Тамагы районында бер предприятие бернинди рөхсәтсез-нисез җирлек рельефына шакшы сулар агызган. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозу очрагын теркәгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, Лениногорк предприятиесе лицензия килешүе шартларын санга сукмыйча гына известьташ чыгарып яткан.
Лениногорск районы мәктәпләрендә яраксызга чыккан батареяләрне җыю акциясенең беренче этабы төгәлләнгән. Биредә ике ай дәвамында балалар файдаланылган ток чыганакларын “Дюрасел Раша” компаниясе биргән махсус капчыкларга җыеп барган. Чара барышында барлыгы 750 кг чамасы батарея җыелган.