Ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар арасыннан республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә биредә яшәүче ваемлы бер кешедән Чаллыда тиешсез урында чүплек калкып чыгуга шикаять алынган.
Бу хакта Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Биредә, “Чиста ил” форумы кысаларында, 2019 елда “Экология” илкүләм проекты буенча эшчәнлеккә йомгак ясалган, шулай ук проектны алга таба тормышка ашыру мөмкинлекләре каралган.
Рус географик җәмгыяте һәм “Россия дәреслеге” корпорациясе оештырган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, планетабызны саклауга ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен икенчел эшкәртүгә материал (калдык) сайлап алырга, аны эшкәртү ысулларын өйрәнеп, тәҗрибәдә кулланып карарага кирәк.
Биредә оештырылган “Аерып җыярга вакыт” акциясендә волонтерлар, “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары һәм, гомумән, калдыкларны аерып җыю мәсьәләсенә битараф булмаган барча кеше катнашты.
Казан шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар хәзер инде үзләре үк яшьтәшләренә полигонның нәрсә икәнен, чүпне ничек аерып җыярга, табигатьне саклау өчен нинди экологик гадәтләргә ияләшергә кирәклеген аңлатып бирә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков җитәкчелегендә Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде.
Азнакай районында бер нефть компаниясе Эстәрле елгасының су саклау зонасында эшсез яткан торбаүткәргечне сүтеп алган. Әмма, экологлар билгеләгәнчә, бу эшне башкарганда закон бозуларга юл куелган.
Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан җыелган 117 педагогик хезмәткәр экология өлкәсендә файдалы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә узды.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13788 мөрәҗәгать кергән. Шуның 8608е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.