Чүпне аерып җыябыз! Арчада “Чиста булачак” массакүләм акциясе булып узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Биредә оештырылган “Аерып җыярга вакыт” акциясендә волонтерлар, “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары һәм, гомумән, калдыкларны аерып җыю мәсьәләсенә битараф булмаган барча кеше катнашты. Акциядә катнашучылар флешмоб, укучылар чыгышларын оештырса, аниматорлар балаларның күңелен күрде: аларга конкурслар һәм уеннар үткәрде. Шулай ук “Планетаның язмышы – безнең кулларда” дигән стенд та булдырылган иде. Балалар әлеге стендта “Чиста булачак” экологик хәрәкәтенең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлегенә иреште. Акция кысаларында активистлар пластик капкачлар, шулай ук яраксызга чыккан батареяләр җыйды. Аларны аерып җыю һәм тапшыру – чүпне аерып җыю һәм аны икенчел эшкәртү юлында тәүге адым гына әле, дип аңлатылды укучыларга. Чара вакытында шулай ук гражданнар белән чүпне дөрес итеп аерып җыю, каты көнкүреш калдыклары проблемасын хәл кылуның мөһимлеге һәм зарурилыгы турында әңгәмәләр үткәрелде. Калдыкларны аерып җыеп, без табигатьне саклыйбыз, һәркйсыбызның кулыннан килердәй бик тә гади эш бу, диеште чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International