Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков җитәкчелегендә Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде.
Чарада галимнәр, экспертлар, иҗтимагый эшлеклеләр һәм табигатьне саклау ведомствосы хезмәткәрләре катнашты. Чарада катнашучыларга Иҗтимагый совет рәисе Анатолий Шлычков сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Уттырышта 2019 елга йомгаклар ясалып, киләсе елга планнар билгеләнде.
Профессор В.А. Попов исемендәге прмиягә дәгъва кылуга конкурс һәм Татарстан студентлары арасында фәнни-гамәли хезмәтләргә конкурс үткәрү алда торучы экологик сезонның иң матур вакыйгаларына әйләнәчәк. Әлеге чараларны оештыру турында Совет әгъзасы Венера Латыйпова сөйләде. “Татармультфильм” иҗат берләшмәсе вәкилләре Казан федераль профессоры Илгизәр Рәхимов белән берлектә “Экология” республика тәрбия-мәгариф порталы, 2 һәм 6 сыйныфлар укучылары өчен уку әсбаплары белән таныштырды. Куратор Дмитрий Сидоров исә республикада яшь натуралистлар хәрәкәтен алга таба үстерү идеяләре белән уртаклашты.
Александр Шадриков тулаем ел дәвамындагы эшкә йомгак ясап, мөһим барлык проектларның Иҗтимагый советның мәҗбүри экспертизасы аша узуын билгеләп үтте. “Совет экспертлары белән берлектә бик тә нәтиҗәле эшләр башкарылды, алар киләсе елда да дәвам иттереләчәк”, – дип билгеләп үтте министр.