Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә биредә яшәүче ваемлы бер кешедән Чаллыда тиешсез урында чүплек калкып чыгуга шикаять алынган. Экологлар кичекмәстән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча чыгып киткән. Тикшерү барышында, чыннан да, закон бозу факты расланган. Чүплекнең бетон, кәгазь, капчык, чиста полиэтилен кисәкләреннән торуы ачыкланган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 100 мең сум күләмендә штраф яный. Закон бозучыга шулай ук закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән.