Мәскәүдә “Чиста ил” Халыкара форумы, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы коллегиясе утырышы узган

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Бу хакта Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Биредә, “Чиста ил” форумы кысаларында, 2019 елда “Экология” илкүләм проекты буенча эшчәнлеккә йомгак ясалган, шулай ук проектны алга таба тормышка ашыру мөмкинлекләре каралган.

Чарада “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруга җитәкчелек итүче федераль министрлыклар вәкилләре һәм ведомстволар карамагындагы учреждениеләрнең әйдәп баручы хезмәткәрләре, төбәкләр вәкилләре катнашкан. Коллегия утырышына республикабыздан Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслар министры Александр Шадриков чакырылган.

Чарада     Россия Федерациясе Президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруның башлангыч йомгаклары белән таныштырган. Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин исә агымдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләгән. “Бездә – максатчан күрсәткечләр буенча илкүләм проектлар арасыннан иң катлаулысы. Бу ел бик уңышлы булды, без ярты триллион сум чамасы акча җәлеп итүгә ирештек”, – дип йомгаклаган сүзен ведомство башлыгы.

Тармакта кабул ителгән закон чыгару инициативалары һәм яңа закон проектлары, иң яхшы технологияләрне эшләп, гамәлгә кертү, илкүләм проектның иң мөһим чараларын тормышка ашыруга ярдәм итү механизмнары, шулай ук кайбер башка темалар пленар утырышның төп темаларына әйләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International