Педагоглар эшчәнлегенә чумдылар. Буада экологик конференция узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән  һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан җыелган 117 педагогик хезмәткәр экология өлкәсендә файдалы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә узды.

Утырышта мәктәп укучыларының туган якны өйрәнү буенча тикшеренү һәм проект эшчәнлеген ошетыру мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре чарада катнашучыларның барчасына экологик темага сертификатлар һәм материаллар җыентыклары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International