Казанда мәктәп укучылары калдыкларны аерып җыярга өйрәнде

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

  Казан шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар хәзер инде үзләре үк яшьтәшләренә полигонның нәрсә икәнен,  чүпне ничек аерып җыярга, табигатьне саклау өчен нинди экологик гадәтләргә ияләшергә кирәклеген аңлатып бирә алачак. Чөнки аларга биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология дәресе уздырды. Балалар лекцияне бик зур кызыксыну белән тыңлаганнан соң фикер алышуда катнашты һәм интерактив биремнәр үтәде. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының беренче разрядлы белгече Һиндия Галиева әйтүенчә, мондый чаралар яшь буында табигатькә карата җаваплылык хисен тәрбияли, шулай ук аларга әйләнә-тирә мохитнең чисталыгының үзләренә бәйле булуына төшенергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International