Экологлар Казанда төзелеш калдыклары чүплеген таптылар

2025 елның 26 сентябре, җомга

ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең Константиновка бистәсендәге рөхсәтсез чүплек турында халык мөрәҗәгате килде. Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.

Территорияне карау вакытында хокук бозу очрагы расланды. Кагыйдә бозуның гомуми мәйданы – 111 кв.м, күләме – 55 куб.м.

Җир кишәрлегенең милекчесе физик зат булуы ачыкланды. Хокук бозучыга карата табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International