Кукмара районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Лубян бистәсендә Нагорная урамында төзелеш калдыкларын туплау урыны ачыкланды.
Хокук бозуның гомуми мәйданы 100 кв.м тәшкил итә.
Район башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде. Ләкин кабат урынга чыкканда чүплек бетерелмәгән иде.
Эш буенча материаллар Кукмара район судына җибәрелде. Суд Министрлык таләбен хуплады һәм чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.