Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм Чаллыдагы чүплекне бетерүне йөкләде

2025 елның 26 сентябре, җомга

Элегрәк Чаллыны мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнары таләпләренең үтәлмәве ачыкланган иде.

Шәһәрнең Автозавод районында төзелеш калдыклары, шулай ук автомобиль покрышкалары җыелмасы табылды. Чүплекнең гомуми мәйданы 30 кв.м тәшкил итә.

Министрлык тарафыннан Чаллы шәһәре башкарма комитеты адресына кисәтү бирелде. Әмма кабат урынга чыкканда чүплек бетерелмәгән иде.

Экологлар Чаллы шәһәр судына калдыкларны рөхсәтсез ташлауны бетерергә мәҗбүр итү турында дәгъва гаризасы юлладылар. Суд Министрлык таләпләрен хуплады һәм чүплекне ике ай эчендә бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International