Азнакай шәһәренең үзәк мәйданында «Чиста мирас» олимпиадасы кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны узды.
10 шәһәр мәктәбеннән йөзгә якын кеше «Аңла һәм уртаклаш» экоквестында катнашты. Һәр команда икенчел чимал җыю буенча махсус станцияләр оештырды. Укучылар кәгазь, пластик капкачлар, теш щеткалары, батареялар кабул иттеләр, шулай ук йортсыз хайваннар өчен азык җыйдылар.
Экоквест нәтиҗәләре буенча 345 кг батарея, 130 кг макулатура, 30 кг пластик капкач, 220 данә теш щеткасы җыеп алынды. Хәйриячелек турында да онытылмады. Приют өчен 51 кг коры азык җыелды.
«Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенә юнәлә. Катнашучыларга сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләренең юкка чыгуы турындагы эшне ачарга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста мирас» олимпиадасы Татарстанда «Татнефть» компаниясе һәм ТР Экология министрлыгы ярдәмендә уза. Бүген катнашуга гариза бирүнең соңгы көне. Яшь экологлар олимпиадасына сылтама буенча теркәлергә өлгерегез: https://чистоенаследие.рф.