Экологлар һәм волонтерлар елганы чистарту өчен Казансу буенча йөзүгә юл тотачак

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Быел экологик йөзү Министрлыкның «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» дигән фәнни проектына багышланган.

Ә елга буйлап мондый экологик поход беренче тапкыр 2021 елда узды һәм ул чакта «Казансу үсеше стратегиясе» проекты кысаларында оештырылган иде: 47 активист 310 килограммлы 50 капчык чүп-чар җыйды һәм 11,5 километр йөзде.

Быел экологик йөзү 25 июньдә башлана. Ике көн дәвамында дистәләгән экоактивист ике зур катамаранда Казансу елгасы буйлап йөзәчәк, елгага эләккән чүп-чардан һәм үзәнне ауган агачлардан чистартачак.  Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе вәкилләре һәм активистлар катнашачак.

«Бу экологик яктан мөһим һәм кирәкле эш. Әгәр без сезнең белән актив рәвештә мондый чаралар үткәрмәсәк, елганы чүп-чардан чистартмасак, бу агым буенча аска таба барачак һәм Иделгә эләгәчәк», – дип сөйли Министрлыкның су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов.

Экопоходның маршруты 2 участокка бүленгән һәм Биектау районы буенча уза. Маршрут Татарстанның Биектау районының Дачный бистәсеннән башланачак, Зәңгәр күлләр янында финиш булачак.

Оештыручылар:

Экологик йөзү Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Казан епархиясенең яшьләр бүлеге, Биектау муниципаль районының җирле үзидарә органнары, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторы ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан оештырыла.

Белешмә өчен:

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Татарстан елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту буенча сынау проекты быел башланды.

 Проект кысаларында Казансуның өслек сулары составы турында белешмәләр җыела һәм анализлана, елгага тискәре йогынты ясау сәбәпләре һәм чыганаклары билгеләнә, Казансу елгасының су җыю мәйданын тикшерү, картографияләү, зоналаштыру үткәрелә.

Проектның 1 нче этабын башкаручы – Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге, ул эшләр уздыруга РГО төбәк грантын алды һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

«Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» проектын тормышка ашырудан пычраткыч матдәләр кимер, шул исәптән диффуз агымы белән дә, һәм су объектларының сыйфаты яхшырыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International