Экология министры урынбасары Ольга Манидичева су ресурсларын саклау буенча иң яхшы чишелешләр белән танышты

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген VI Бөтенроссия су конгрессы кысаларында Россия Табигать күзәтчелеге фәнни-техник советының «Федераль проектлар мисалында ташландык суларны чистарту буенча технологияләрне һәм техник чишелешләрне куллану» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда экология министры урынбасары Ольга Манидичева да катнашты, ул төбәктәге үзенчәлекләрне исәпкә алып билгеләнгән су сыйфаты нормативлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. 
Министр урынбасары үз докладында химик матдәләрнең табигый фон концентрациясен һәм конкрет акваторияләрнең табигый үзенчәлекләрен исәпкә алган су сыйфатының төбәк нормативларын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләренә кагылды. Ольга Манидичева сүзләренә караганда, бүген бу мәсьәләләр табигый факторлар йогынтысында барлыкка килгән су объектларын саклау, шулай ук агынты су керүне нәтиҗәле җайга салу өчен аеруча мөһим.
Быел конгрессның төп бурычы булып икътисадый санкцияләр, технологик һәм логистика чикләүләре шартларында су хуҗалыгы комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча хакимият органнарының һәм табигатьтән файдалану тармакларының берләштерелгән тәкъдимнәре формалаштыру тора. 
Белешмә өчен:
Мәскәүдә РФ Хөкүмәте, РФ Федераль Җыены Федерация Советы һәм Россия Президентының табигать саклау эшчәнлеге мәсьәләләре буенча махсус вәкиле С.Б. Иванов ярдәмендә VI Бөтенроссия су конгрессы бара. Конгресс эшенең 3 көне дәвамында су хуҗалыгына гамәлдәге һәм планлаштырылган дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге, су ресурслары буенча федераль проектлар һәм дәүләт программалары чараларын алга таба тормышка ашыру үзенчәлекләре, аларның бәяләренә, аларны тормышка ашыру срокларына һәм технологик тәэмин итүдәге кыенлыкларга, шулай ук су хуҗалыгы комплексында барлык төзелеш, проект һәм инженерлык эшләрен өзлексез башкару максатында тармак җиһазларын тизләтелгән импортны алыштыруга күчү мөмкинлекләрен исәпкә алып, 27 түгәрәк өстәл утырышы һәм тематик сессия узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International