Ярларны җыештыру буенча «Россия суы» экологик акциясе кысаларында волонтер оешмаларының «Общий сбор» россиякүләм конкурсы бара.
Конкурска экология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм илебезнең су ресурсларының чисталыгын саклау темасы мөһим булган һәркем кушыла ала. Конкурс Россия Федерациясенең бөтен территориясендә, табигать саклау чараларында катнашучы һәм экология өлкәсендә эшчәнлек алып баручы волонтерлык һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар арасында үткәрелә. Һәр катнашучы оешмадан килгән волонтерлар командасы 25 кешедән дә ким булмаска тиеш.
Һәр команда перчаткалар, манишкалар, яулык һәм чүп-чар җыю өчен капчыклар алачак. 7 июньнән 1 августка кадәр конкурсантлар посылкалар алып, җыештыру урыннарын һәм вакытын билгеләп, волонтерлар командасын туплаячаклар һәм өмәләр үткәрәчәкләр. Җыештыру вакытында катнашучыларга фоторепортаж ясап яки видеоролик төшереп, үз эшләренең нәтиҗәләрен теркәргә кирәк булачак.
Конкурста җиңүчеләрне истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр көтә, шул исәптән «Нетология»дән укыту курслары да. Конкурсны Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы оештыра.
Катнашу шартлары, бәяләү критерийлары, хештеглар, призлар һәм үткәрү вакыты турында тулы мәгълүматны конкурс сайтында алырга мөмкин: https://сбор-волонтеров.рф/
Исегезгә төшерәбез, ярларны чистарту буенча волонтерларның «Россия суы» россиякүләм экологик акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында уза. Төп максат – халыкның экологик белем дәрәҗәсен үстерү һәм суга сакчыл караш формалаштыру. Чара илдә инде сигез ел үткәрелә һәм бу вакыт эчендә 7 млн кешене һәм 85 төбәкне берләштергән.