Экодиктант командасы ел саен үткәрелә торган «Зеленый экран» социаль видеороликлар конкурсын башлап җибәрә. Конкурска әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш турында видеороликлар кабул ителә. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, шулай ук экодиктант.рус порталында Экодиктантның киң аудиториясенә үз эшләрен күрсәтү мөмкинлеген алачак.
Анда Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр катнаша ала. Эшне мөстәкыйль рәвештә яки командада әзерләргә була. Катнашу өчен 12 теманың берсенә социаль видеоролик төшерергә кирәк:
1) климат;
2) Байкал күлен саклау;
3) Арктика;
4) калдыклар белән эш итү;
5) урман ресурсларын саклау;
6) су ресурсларын саклау;
7) сирәк һәм юкка чыга торган хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау;
8) туфрак катламын саклау;
9) тотрыклы үсеш өлкәсендә максатлар;
10) энергетика;
11) яшел финанслар;
12) социум һәм экология.
Роликны ВКонтакте шәхси битендә бастырып чыгарырга һәм аны greenscreen@ravnopravie.online почтасы аша җибәрергә кирәк. Мәкаләдә #ЗеленыйЭкран2022, #Экодиктант, #Экопросвещение, #АНОРавноправие, #ДушевнаяМосква, #ГрантымэраМосквы хештегларын күрсәтү мәҗбүри.
Видеороликка һәм гаризага карата барлык таләпләр Конкурс нигезләмәсендә һәм ВКонтактеда «Всероссийский экологический диктант» (https://vk.com/ecodiktant) рәсми төркемендә Күрсәтмәдә күрсәтелгән.
Гаризалар 2022 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. 14 октябрьгә кадәр нәтиҗәләр игълан ителәчәк.