«Чиста һава» операциясе кысаларында экологлар 400гә якын автомобильне тикшергән

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Татарстанда агулы матдә нормаларын арттырып, транспорт чараларын эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча рейд дәвам итә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, эшләнгән газларның чисталыгы буенча 398 автомобильне тикшергән, 41 очракта норманы арттыру очраклары теркәлгән.

«Чиста һава» махсус операциясе республикада сентябрь азагына кадәр игълан ителде, автотранспортны тикшерү төп автомагистральләрдә, КПП һәм предприятиеләрдә уза. Чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International