Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләре файдага булачак һәм ярты миллион татарстанлы өчен тормыш сыйфатын яхшыртачак

2022 елның 21 июне, сишәмбе

«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мәләкәс елгасында барган эшләр белән бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский танышты. Хәзер биредә елга үзәнен чистарту буенча актив этап башланган, ул уылдык чәчү аркасында тоткарланды.

 «Средволгаводхоз» белгечләре ләм өю өчен мәйданчык әзерлиләр һәм ярларны камышлардан, агачлардан һәм куаклардан чистарталар. Шушы көннәрдә ләмне геотуб – махсус 50 метрлы капчыкларга суырту эше башланачак, ләмнәр рәтләр белән мәйданчыкта урнаштырылачак. Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, объектта эшләр уылдык чәчү күренеше бетү белән шунда ук башланган, һәм бу әле эшләрнең беренче этабы гына, аны Федераль су ресурслары агентлыгына караган учреждение – «Центррегионводхоз» ФДБСИ филиалы «Средволгаводхоз» башкара. «Средволгаводхоз» директоры урынбасары Ренат Хәсәнов сүзләренә караганда, хәзер объектта геотублар өчен мәйданчык әзерләнә, атна ахырында төптән ләм күтәрелә башлаячак. Махсус техника эшли, бу – ике земснаряд һәм үсеп чыккан куакны утильләштерү өчен ваклау җайланмасы. Эшләрнең беренче этабы кысаларында елганың 1,5 километр озынлыктагы кисемен чистартачаклар. Чараларның бу этабына гомуми бәясе – 163 млн. сум.

«15 га мәйданнан 60 мең кубометрга якын су төбе утырмаларын күтәрү планлаштырыла, – дип аңлатты Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов.  – Шулай ук ярны биш мең кубометр үсемлекләрдән чистартачаклар, болар – камышлар, куаклар, аз кыйммәтле токым агачлары һ.б.».  Чистартылганнан соң елганың гидрологик үзлекләре яхшырачак, су агымы артачак, сулык экосистемасында тискәре йогынты ясый торган тотрыклы күренешләр булмаячак.

«Кыңгырау күперенә кадәр агым буенча 3,3 километр артык участокта эшнең икенче этабына проект тулысынча әзерләнгән. Участок муниципалитет карамагында, ул дәүләт экспертизасын узды, белдерелгән финанслау суммасы 310 миллион сум, объект Су ресурслары федераль агентлыгына җибәрелде, ул планлы финанслау ягыннан хупланды», – диде министр урынбасары, Мәләкәсне чистарту буенча алга таба планнар турында сөйләде.

«Бу Чаллы халкы өчен күптән көтелгән чара, чөнки елга янындагы территория җирле халык тарафыннан рекреацион максатларда кулланыла,  актив ял итү урыны булып тора. Мәләкәс елгасы участогын чистарту суның сыйфатын яхшыртырга һәм Чаллының 532,07 мең кешесе өчен яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Егор Тарнавский.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының берничә чарасы гамәлгә ашырыла, шул исәптән хәзерге вакытта эшләр Нократ һәм Мамадыш елгасының уң кушылдыгында да эшләр башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International