Экологлар быелның 1 гыйнварыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 4060 мөрәҗәгатьнең 3581ен карап, хәл иткәннәр.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1842 мөрәҗәгать кергән, 1199 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 904 хәбәр һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 115 хәбәр теркәлгән.
Суд хокук бозучыны табигатькә китерелгән зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте. Ул 215 мең сум тәшкил итте.
Илнар Экология министрлыгының каты файдалы казылмалар геологиясе бүлегендә эшли. Ул Татарстанның табигый ресурсларын сакларга ярдәм итә. 2021 елда Казан федераль университетын тәмамлаганнан соң, ул шунда ук бездә эшли башлады.
«Халык контроле» системасы аша килгән заявканы карау кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәре территориясен тикшерделәр. Комсомол районының ЗЯБ бистәсе территориясендә экологлар санкцияләнмәгән чүплекне теркәделәр.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгына туфракка һәм Александровка елгасына агынты су агызу турында халыктан мөрәҗәгать килде. Ык буе идарәсе инспекторлары тиз арада Баулы районының Александровка авыл җирлегенә бардылар.
Халыкның мөрәҗәгатен карау кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясен тикшерделәр. Иске Кама аръягы бистәсендә экологлар табигатьне саклау законнарын бозуны, ә атап әйткәндә, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуны ачыкладылар.
Азнакай районының Сәпәй авылында балалар өчен «Чиста һава» операциясенә багышланган танып-белү дәресе үткәрелде. Автомобильләрне тикшерү буенча акция Татарстан Республикасында даими үткәрелә. Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары балаларга җиңел автомобиль мисалында «Чиста һава» операциясенең ничек узуын күрсәттеләр.
ТР Экология министрлыгына халыктан Чистай һәм Аксубай районнары территорияләрендә йөк һәм җиңел автомобильләрдән калдыклар ташлау турында мөрәҗәгатьләр килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары хокук бозулар булган урыннарга оператив рәвештә чыктылар.
Татарстанда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасындагы килешү кысаларында «яшел» акчалар хисабына финансланырга планлаштырылган табигатьне саклау чаралары гамәлгә ашырылуын дәвам итә.
Шулай итеп, Арыслан авылы халкы мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Әтнә районы территориясен тикшерделәр. Мониторинг барышында Ары авылы янында «кыргый» карьер булуы расланды.
16 сентябрьдә 9:30 сәгатьтә «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесеннән «I-II класслы хәвефлелек калдыклары белән эш итү һәм ОПВК ФДМС системасында эшләү» темасына онлайн-трансляция узачак.