Элегрәк Чаллы шәһәрен мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. ЗЯБ бистәсе территориясендә экологлар санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәделәр.
Хокук бозуның гомуми мәйданы 141 кв. м тәшкил итә.
Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Бүгенгә чүплек бетерелгән.