ТР Экология министрлыгына Түбән Кама шәһәрендәге «Нефтехимик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә санкцияләнмәгән чүплек турында халык мөрәҗәгате килде.
Кама аръягы идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар һәм җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау фактын расладылар. Хокук бозу мәйданы 87 кв.м тәшкил итә.
Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде. Бүгенгә законсыз чүплек бетерелгән.