18 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ТР Экология министрлыгы үткәрә торган «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Быел конкурска 3181 гариза кергән.
«Мәктәп экопатруле» конкурсы Татарстанда 2014 елдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә. Аның төп максаты – мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү һәм аларга әйләнә-тирә мохит объектларын саклау мөмкинлекләрен күрсәтү. Проект гамәлдә булган 11 ел эчендә экологлар мәктәп укучыларыннан санкцияләнмәгән чүплекләр турында 51 меңнән артык хәбәр алган.
Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен укучыларга «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын күчереп алу, «Мәктәп экопатруле» категориясендә калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу теркәлгән фото һәм видеоматериалларны җибәрү дә җитә. Инспекторга һәр факт буенча күзәтчелек чаралары күрелә, ә укучы үз активлыгы өчен баллар ала.
Экологларның иң актив ярдәмчеләре 18 ноябрьдә бүләкләр алачак, бу – виртуаль чынбарлык шлемнары, микроскоплар, смарт-сәгатьләр, смартфоннар, планшетлар, 3D-принтер һәм башка кыйммәтле бүләкләр. Бүләкләү кысаларында батарея җыю акциясендә җиңүчеләрнең дә исемнәре игълан ителәчәк.
Конкурс шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында үткәрелә. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләячәкләр:
- 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар категорияләрендә «Иң актив укучы»;
- 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар категорияләрендә «Иң актив сыйныф»;
«Иң актив мәктәп»;
«Иң яхшы муниципаль район / шәһәр округы».