Бу ялларда 130дан артык битараф булмаган казанлы, Казансу ярында чисталык булдыру өчен, «Түбән Заречье» пляжына җыелды. Җыештыру квест-уен форматында узды. «Чиста уеннар»да 34 команда катнашты. Һәр командада 3-4 кеше исәпләнде, алар арасында активистлар да, волонтерлар да, шәһәр халкы да. Акциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин да мөрәҗәгать итте: «Ел саен мондый битараф булмаган гражданнар саны арта бара. Табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашкан һәм әйләнә-тирәлеккә аңлы караш өчен барыгызга да рәхмәтемне җиткерәсем килә».
1,5 сәгать эчендә гомуми көч белән 196 капчык чүп-чар җыеп алынды, шуларның 130 капчыгы, уенчылар тапкан 528 кг покрышка икенчел эшкәртүгә озатылачак.
Экологик өмәнең мондый форматы һәркемгә ошады – уйнадылар, территорияне чистарттылар, чәй һәм камыр ризыклары белән сыйландылар, ә истәлеккә дипломнар һәм бүләкләр алдылар.