Татарстанлылар Татарстандагы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен ТР Президенты премиясен ала алалар

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты премиягә документлар кабул итүне дәвам итә.

Эшчәнлекләре һәм проектлары иҗтимагый танылу алган һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасы районнарының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары һәм гражданнары катнаша ала.

Документлар 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А й.

Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-96.

Тулырак мәгълүмат https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International