Татарстанлылар шикаятьләре буенча Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районына бардылар

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Питрәч районы Башкарма комитетында Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев һәм Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов гражданнарны кабул иттеләр. Халыкның төп сораулары - «Ак Барс Питрәч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кошчылык фабрикасындагы  һәм Царево Village чистарту корылмаларыннан начар ис килү турындагы  шикаятьләр.

Бу вәзгыятьне бәяләү өчен экологлар халык белән бергә әлеге объектларга чыгып, һәр шикаять буенча аңлатмалар бирделәр. Әйтик, Царево Village чистарту корылмаларында реконструкция эшләре бара, ул киләчәктә начар ис белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, ә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ кошчылык фабрикасында тавык тизәге өчен махсус туплагыч төзелә башлады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында гражданнарны кабул итү атна саен, сишәмбе көнне үткәрелә. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесенә сорау бирү өчен (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International