«Миңа икеләтә бәхет елмайды, чөнки эшем үземә генә түгел, барлык татарстанлыларга да ярдәм итә». Ноябрь аенда «Экология – йөзләрдә» сәхифәсендә без экология тармагы ветераннары турында сөйләячәкбез. Бүгенге героебыз – Елена Никитина

2022 елның 18 ноябре, җомга

ветераннары турында сөйлибез. Алар – башлангычта торган һәм республикада бөтен экологик тармакның барлыкка килүенә чын нигез  салып хезмәт иткән кешеләр. Бүгенге герой – Татарстанның атказанган экологы, Экология министрлыгының иң тәҗрибәле хезмәткәрләренең берсе Елена Никитина.

В.И.Ульянов-Ленин исемендәге  Казан дәүләт университеты студенты булганда ук (хәзер ул КФУ) иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнә һәм «Табигатьне саклау хезмәте» дружинасы әгъзасы була, җәйге каникулларда Байкал дәүләт тыюлыгына китә. Шуңа күрә университетны тәмамлагач, безнең героебыз үз язмышын нинди һөнәр белән бәйләячәген бик яхшы аңлый– экология аның тормышыда иң мөһим эшенә әверелә. Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү инспекторы булып башлый һәм экология министрлыгының Дәүләти экологик экспертиза бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесенә  кадәр хезмәт юлы үтә. Хезмәт биографиясендә 30 елдан артык гомерен әйләнә-тирә мохитне саклауга багышлый ул.

Елена Никитина  Татарстанда дәүләти экологик экспертиза институтын булдыруда актив катнашты. Татарстан объектларын төзү һәм реконструкцияләү проектларына экологик бәя бирде.  «ТР табигатьне саклау отличнигы», «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» - бурычларны хәл итүгә җаваплы каравы, нәтиҗәле остазлык һәм министрлык коллективына биргән җылылыгы өчен Елена Вячеславовна коллегаларының мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулады. Хәзер безнең героебыз лаеклы ялда. Әйдәгез, аңа бергә сәламәтлек телик һәм аның һәр көне саен шатлык һәм кояш белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International