Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия экология диктанты 11 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды. Теләсә кем үз белемен тикшерә ала - катнашу өчен бары тик эко диктантның https://экодиктант.рус/ сайтында теркәлү узарга, 45 минут эчендә 25 тест соравына җавап бирергә кирәк. Диктантка алдан әзерләнергә дә мөмкин — порталда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, шул исәптән экологлар өчен дә танып белү эколекцияләре бар.
Белешмә өчен:
Экодиктант - бу-экологик культураны формалаштыруга, экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән еллык проект. Чара «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия, кешенең әйләнә-тирәлеккә сак карашын үстерүгә юнәлдерелгән максатларына ирешергә ярдәм итә. Аны оештыручылар- Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Тигез хокуклылык» автоном коммерцияле булмаган оешма, «Ангел-ДетствоХранитель» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.