Казанда вакытлыча кар түгү өчен урыннар билгеләнде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүгенге көндә Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан түбәндәге адреслар буенча вакытлыча кар түгү урыннары каралган:

Киров һәм Мәскәү районнары: Васильченко ур., 41 в йорт һәм Путейская ур., 10;

Вахитов һәм Идел буе районнары: Порт урамы (А. Халиков урамына), Порт урамы, 2а, Бертуган Баталовлар урамы;

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: Ф. Әмирхан һәм М. Миль урамнары киселеше (автобазар районында);

Совет районы: Дәрвишләр торак массивы (КОМЗ арты), Самосырово  торак массивы янында һәм Самосырово торак массивында, Аграрная урамында.

Шулай ук урыннар Казанга якын булган районнарда да билгеләнгән:

Биектау районы: Биектау авылының көнчыгыш өлеше, Красносельское авыл җирлегенең Каменка бистәсе Станция урамыннан төньяк-көнбатыш өлеше;

Питрәч районы: координатолар Кощаково авыл җирлеге Царево авылында, Шигали авыл җирлеге Яңа Шигали авылында, «Царево» торак комплексында, Богородское авыл җирлегендә һәм Питрәч авылында билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, кышкы чорда җыелган карны складлау махсус әзерләнгән һәм билгеләнгән мәйданчыкларда башкарылырга тиеш яки кар эретү җайланмаларына кар чыгарырга рөхсәт ителә. Кар эретү җайланмаларын урнаштыру һәм эшләтү халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнар таләпләренә туры килергә тиеш. Хуҗалык-эчә торган су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналарының беренче һәм икенче поясларында кар  түгү урыннарын урнаштыру, сулыкларның боз өслегенә һәм су җыю территориясенә, шулай ук үзәкләштерелмәгән су белән тәэмин итү чыганакларыннан 50 м радиуста кар  түгү рөхсәт ителми.

Рөхсәтсез урыннарга кар ташлауның  куркынычы - кар эчендә көнкүреш чүп-чары, ком-тоз катнашмалары, нефть продуктлары һәм башка экотоксикантлар белән пычрануда.

Кар чүплекләрен урнаштыру шартларын бозган өчен юридик һәм физик затлар, хокук бозу шартларына карап, РФ КоАП 6.3, 8.2, 8.13, 8.42 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Гражданнарга кисәтүдән алып 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумга, шәхси эшмәкәрләргә 50 мең сумга, юридик затка 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы рөхсәтсез кар өеме тапсагыз, түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итүгезне сорый:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

- электрон почта аша eco.signal@tatar.ru;

- интернет аша кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- өстәмә элемтә каналлары буенча - WhatsApp һәм телеграмма +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International