Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча Нократ елгасының уң як кушылдыгын торгызганнар

2022 елның 18 ноябре, җомга

Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң як кушылдыгын чистарту эшләре тәмамланды. Табигатьне саклау чаралары 2021 елда «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында башланды. Росводресурс үзәнне торгызуга 74 млн сумнан артык акча тоткан. Чистарту нәтиҗәсендә район үзәгендә яшәүче 15 мең кеше өчен экологик яшәү шартлары яхшырды.

 «Проект 3 километрдан артык үзән чистартуны, шулай ук артык су үсемлекләрен бетерүне күздә тота иде. Бу карарлар Нократ елгасының санитар торышын яхшыртырга, тирә-юньгә тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирде»,- дип сөйләде Росводресурсы җитәкчесе урынбасары Наталия Сологуб.

Искәртеп үтәбез, Нократ елгасының уң кушылдыгы Татарстанның Мамадыш районы чикләрендә ага, җирле халык еш кына елга ярына ял итәргә һәм балык тотарга килә. Моннан тыш, су көнкүреш һәм эчү өчен кулланыла. Югары антропоген йөкләнеш үзәннең ләмләнүенә, ә  төптә пычраткыч матдәләр җыелуына китергән. Чистарту башланыр алдыннан тикшерү акваториянең 80% ка кадәр суүсемнәр белән каплануын, куаклар һәм камышлар үсүен күрсәткән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тагын берничә чара тормышка ашырыла һәм шуларның 3се быел тәмамлана.

 «Лаеш районының Державино авылында буаны чистартып бетердек инде. Шул ук районның Никольское авылы янындагы Мишә елгасының уң кушылдыгын чистарттык. Биредә ел саен Бөтенроссия рус фольклоры фестивале, «Каравон» халык бәйрәме үтә. Бу күпләр яраткан тарихи урын. Көз көне без биредә  төгәлләү эшләрен башкардык – бу сулыкларны биоресурслар белән тулыландырдык». 2022-2023 елларга Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы авылы янында Бөрсет елгасы үзәнен чистарту планлаштырыла. Быел эшләр башланды һәм проект буенча 7 км озынлыкта чистарту эшләре башкарылырга тиеш. Шулай ук «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 2019 елдан бирле су объектлары ярларын волонтерлар тарафыннан чистарту чаралары гамәлгә ашырыла. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» федераль акциясендә 1нче урынны алды».

Быел яр буе территорияләрен чистарту чараларында 455 меңнән артык волонтер катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International