Белемеңне тикшер! Экодиктант тәмамланырга 10 көн калды!

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдән Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия экология диктанты бара. Бу – экологик культураны формалаштыруга һәм экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән ел саен уздырыла торган проект.

Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр үз белемнәрен эко диктант порталында онлайн-форматта , шулай ук офлайн-мәйданчыкларда тикшерә алалар. Татарстан Республикасында 500дән артык шундый мәйданчык оештырылган. Исемлекне, үткәрү датасын һәм вакытын, шулай ук катнашучылар өчен теге яки бу мәйданчыкта категорияне рәсми сайтта ачыкларга була . Эко диктант тест форматында уза, 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә кирәк.

Арча халкы иртәгә, 18 ноябрьдә 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгаткә кадәр, Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсендә Арча шәһәренең Интернациональная ур., 41 адресы буенча үз белемнәрен тикшерә алачак.

Офлайн диктант кайбер гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә узды инде:

- Теләче районы Шәдке урта мәктәбе;

- Саба районы Лесхоз урта мәктәбе;

- «Балтач гимназиясе» МББУ.

- Чаллының 26 экоактивисты «Орион» яшьләр үзәгендә экологик диктант язган.

Исегезгә төшерәбез: чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Тигез хокуклылык» автоном коммерциясез оешмасы, «Ангел-ДетствоХранитель» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Балаларның федераль экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү ФДБМУ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International