Үзәк территориаль идарәгә Мәскәү районы халкының Блюхер урамындагы гаражда калдыклар законсыз рәвештә урнаштырыла дигән мөрәҗәгате килде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре буенча семинар узды.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында үз вакытында хезмәт иткән техниканы утильләштерүгә бушлай тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде.
20 мартта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Елга урамы тирәсендә Малая елгасының нефть продуктлары белән пычрануы турында мәгълүмат килде. Малая елгасы - Дала Зәе елгасы кушылдыгы, су саклау зонасы 100м, яр буе яклау полосасы 50 м тәшкил итә.
Ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Һәр катнашучының табигать өчен игелекле эш башкарып, менә дигән приз алу мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында (https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2157413.htm) флешмоб турында мәгълүмат урнаштырылды.
18 апрельдә 10:00 нан 16:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) Бөтенроссия гамәли вебинарының «Җитештерү калдыклары, икенче ресурслар һәм өстәмә продукция: 2023 елда яңа таләпләр, критерийлар һәм түләүләр» темасына онлайн-трансляциясе узачак. Оештыручы - «Кодекс» консультация үзәге.
Кама буе территориаль идарәсенә битараф булмаган Чаллы кешесеннән видео килде. Экология өчен көрәшүче телефон камерасына Минзәлә тракты урамы 7А бинасы буенча урнашкан автомойканың шланг ярдәмендә күрше участокка пычранган суларны агызып чыгаруын яздырган.
Экология министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды
Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе пычраткыч матдәләргә 5900дән артык үлчәм үткәргән. Станциядә урнаштырылган җиһазлар атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясенең өзлексез үлчәмнәрен һәр 20 секунд саен, һавадагы матдәләрнең иң чик мөмкин булган максималь концентрацияләре белән чагыштыру өчен, 20 минут саен тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның шәхси кабинетын булдыру һәм анда эшләү темасына семинар узды.