18 апрельдә 10:00 нан 16:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) Бөтенроссия гамәли вебинарының «Җитештерү калдыклары, икенче ресурслар һәм өстәмә продукция: 2023 елда яңа таләпләр, критерийлар һәм түләүләр» темасына онлайн-трансляциясе узачак. Оештыручы - «Кодекс» консультация үзәге.
Вебинарда катнашучыларны теркәү түбәндәге телефон буенча уздырыла: (495) 640-41-40, сайтта: http://web-kodeks.ru/ яисә электрон почта аша: mail@kodeks.msk.ru
Вебинар эшендә Россия Табигать министрлыгы һәм Росприроднадзор белгечләре, яңа законны эшләүчеләр һәм әйдәп баручы экологик юристлар катнашачак.
Вебинарның төп темалары:
-2023 елда җитештерү калдыкларын категорияләү;
- 2023 елда икенчел ресурслар белән эш итү;
- 2023 елда җитештерүнең артык продуктлары;
- калдыклар белән эш иткәндә рөхсәт бирә торган документлар;
- I-II класслы куркынчлыктагы калдыклар белән эш итү практикасы;
- калдыкларны тапшыру һәм сатуга яңа таләпләр;
-2023 елда калдыклар белән эш иткән өчен түләү;
- калдыклар һәм продукция исәбендә яңалыклар;
- җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы;
- предприятиедә коммуналь калдыклар белән эш итү.
Тагын да тулырак мәгълүматны чараның координаторларыннан алырга мөмкин.:
Жильцова Мария Вячеславовна – (495) 640-41-40, (903) 249-63-03, zhilczova.79@list.ru
Раевский Алексей Сергеевич – (495) 640-41-40, (903) 533-41-18, raevsky78@mail.ru